Экологлар Автокала һавасында артыклыклар булуын ачыкламады

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Узган атнада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсенә Чаллы шәһәренә атмосфера һавасының сыйфатына кагылышлы берничә мөрәҗәгать килде. Комсомол районының ГЭС, ЗЯБ, Сидоровка поселокларында яшәүчеләр начар исләргә зарлана.

Анализ үткәрү һәм пычрануның потенциаль чыганакларын ачыклау максатыннан, күчмә экологик лаборатория урынга  чыкты. Техник чара һавада углерод оксиды, аммиак, азот оксиды, азот диоксиды, күкертле водород, күкерт диоксиды, бензол, толуол, хлорбензол, этилбензол, ксилол, стирол, фенол билгеләү буенча җиһазландырылган. Мониторинг чорында 5 июльдән 8 июльгә кадәр зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артып китүе ачыкланмады.

Моннан тыш, шәһәрдә атмосфера һавасын даими мониторинглау Үзәк урам, 6 һәм Җиңүнең 40 еллыгы урамы, 64 адреслары буенча ике автомат контроль станциясе ярдәмендә башкарыла. Приборлардан алынган барлык мәгълүмат Министрлык белгечләренә оператив рәвештә тапшырыла.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International