Узган атнада Экология министрлыгының атмосфера һавасы пычрануын автоматик контрольдә тотуның ике станциясе күкерт водороды буенча артыклык очракларын теркәде:
- 6 октябрьдә Осиново авылында АСКЗА-1 максималь тапкырлык 1,58 ПДК җитте,
- 6 октябрьдән 7 октябрьгә каршы төндә АСКЗА-5 (И.Шакиров пр., 3) – 4,14 ПДК.
Артыклык очраклары турында мәгълүмат, алга таба чаралар күрү өчен, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә җибәрелде.
Техник эшләр башкарылуга бәйле рәвештә, үлчәү нәтиҗәләре ТРның экологик картасында реаль вакыт режимында күрсәтелми.
Ел башыннан атмосфера һавасын пычратуны контрольдә тотуның 17 автоматик станциясе 3,315 млн. артык үлчәү башкарган, шуларның 1 млн. артыгы – Казанда.