Ел башыннан Татарстанда атмосфера һавасын пычратуны контрольдә тотуның автоматик станцияләре тарафыннан 3,24 млн. артык үлчәү башкарылган. Шуның 1 миллионнан артыгы – Казанда.
Алынган мәгълүматларга караганда, узган атнада республика башкаласында булган биш станциянең берсендә артыклык теркәлгән. 1 октябрьдә 01:00 сәг алып 04:00 сәг. кадәр И.Шакиров проспектындагы АСКЗА-5 сероводородның югары булуын ачыклаганнар. Артуның максималь тапкырлыгы 2,38 ПДК тәшкил иткән. Мәгълүмат алга таба чаралар күрү өчен вәкаләтле органнарга тапшырылды.
Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, техник эшләр башкарылуга бәйле рәвештә, АСКЗА үлчәү нәтиҗәләре ТР Экологик картасында реаль вакыт режимында күрсәтелми.