ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Чаллы шәһәренең 4нче балалар экология-биология үзәгендә «Яшел эстафета» шәһәр экологик-туган якны өйрәнү уен программасының икенче этабы узган. Бу чараның максаты – әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш тәрбияләү, мәктәп балаларының игътибарын биологик төрлелекне саклауга җәлеп итү.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «Мега Казан» сәүдә үзәге, «ИННОКАМ» ассоциациясе һәм Леруа Мерлен компаниясе белән берлектә, калдыкларны аерым җыю буенча яңа конкурс башлап җибәрә.


12
февраль, 2021 ел
җомга

18 нче, 19 нчы февральдә «Мега Казан» сәүдә үзәгендә ЭкоХаб узачак.  Чара Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.


21
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Чара укучыларның фәнни-тикшеренү, гамәлдә табигать саклау эшчәнлеген үстерүгә һәм табигый байлыкларга җаваплы караш формалаштыруга юнәлтелгән. Чараны ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автоном мәгариф учреждениесе, ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты белән берлектә, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты ярдәмендә оештыра.


26
декабрь, 2020 ел
шимбә

Арчаның 8нче балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр һәм «Незримая стража» клуб берләшмәсендә катнашучылар «Без җимлекләр ясыйбыз – кошларны үпкәләтергә бирмибез!» акциясенә кушылган.


18
декабрь, 2020 ел
җомга

Балалар табышмакларга җавап биреп, уен биремнәрен үтәп, урманда гомер итүче тереклек ияләре белән танышкан, хайваннар һәм үсемлекләр өчен гомуми йорт буларак урман турындагы белемнәрен ныгыткан, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшергән.


3
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Кышкы чорда кошларга, бигрәк тә яшьрәкләренә азык табуы кыенлаша, алар кыска кышкы көндә тукланырга өлгерми.  Хәтта бик нык суыкта да канатлы дуслар, җитәрлек күләмдә азыгы булган шартта, исән кала ала.


26
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Акция 10 декабрьгә кадәр барлык Россия мәктәпләрендә «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү кысаларында уза. Акциянең инициаторы булып «Илкүләм приоритетлар» АКО тора, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы һәм берничә иҗтимагый һәм волонтерлык оешмалары катнаша.  


13
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Нәрсә ул парник эффекты, икенчел чимал һәм суны ничек дөрес кулланырга һәм электр энергиясен ничек итеп экономияләргә? Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә хезмәткәрләре, «Татэнергосбыт» АҖ белгечләре белән берлектә, 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен дәрес уздырган.  


9
октябрь, 2020 ел
җомга

Калдыкларны аралап җыю һәм икенчел эшкәртү төшенчәсе белән таныштырганнар, әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш формалаштырылган. ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Хуҗәмәт авылында «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр һәм «Хуҗәмәт урта мәктәбе» укучылары өчен экология дәресе уздырган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International