«Мең студентны экологик яшәү рәвеше алып барырга илһамландыру». 1 марттан «Бүлү кагыйдәләре»нә өйрәтәбез

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «Мега Казан» сәүдә үзәге, «ИННОКАМ» ассоциациясе һәм Леруа Мерлен компаниясе белән берлектә, калдыкларны аерым җыю буенча яңа конкурс башлап җибәрә. Экологик проектта өч зур университет – КДЭУ, КНИТУ-КХТИ, КНИТУ-КАИ студентлары катнаша. «Университетларны сайлап алган этапта зур конкурс булды, барысы да әлеге сынау проектында катнашырга теләде. Бу – студентларның әлеге теманың мөһимлеген аңлавын күрсәтә. Без студентлар активы катнашуын һәм егетләрнең куллануга аңлы рәвештә якын килүен күрәбез», – дип ассызыклады «ИННОКАМ» ассоциациясе вице-президенты Ләйсән Әбҗәлилова.

Март аеннан май аена кадәр тулай торакларда яшәүче югары уку йортлары укучылары экологик яшәү рәвешенә өйрәнәчәк. «Конкурсны үткәрү урыны очраклы гына сайланмаган, тулай тораклар – яшьләр туплана торган урыннар, алар анда максималь санда калдыклар барлыкка китерә. Безнең максат – көнкүреш шартларында яшь буынга экологик культура иңдерү», – дип билгеләп үтте үз чыгышында ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов.

Конкурс кысаларында Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы активистлары, Министрлык белгечләре белән берлектә, калдыкларны аерым җыю буенча белем бирү дәресләре һәм мастер-класслар үткәрәчәк. Бу – экомарафоннар, эшкәртү предприятиеләренә экскурсияләр, өмәләр, уеннар һәм башка бик күп активлыклар, аларның төп нәтиҗәсе – яңа экологик гадәтләр булдыру.

»Бу проектның максаты – меңләгән студентны һәм укытучыларны экологик яшәү рәвеше алып баруга илһамландыру. Без бу юнәлештә алга таба хәрәкәт итеп, киләчәктә бу проектка ярдәм итәчәкбез», – дип нәтиҗә ясады Казанның Мега сәүдә үзәге идарәчесе Фәридә Вәлиева.

Конкурс 1 мартта башлана ала, нәтиҗәләр 5 июньдә, Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көнендә ясалачак. Иң яхшы команда приз – уңайлы коворкинг алачак, ә актив студентларга МЕГАдан һәм партнерлардан бүләкләр тапшырылачак. Уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International