Кошларга кышлавы авыр – кошларга ярдәм итәргә кирәк! Арча районы балалары экологик бәйрәмнәр үткәргән

2020 елның 26 декабре, шимбә

Арчаның 8нче балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр һәм «Незримая стража» клуб берләшмәсендә катнашучылар «Без җимлекләр ясыйбыз – кошларны үпкәләтергә бирмибез!» акциясенә кушылган. Балалар күчмә һәм кышлаучы кошлар турында шигырьләр сөйләгән, табышмаклар чишеп, төркемнәрдә карточкалар буенча эш үткәргән. Шулай ук «Песиләр һәм кошлар», «Кошлар һәм кошчыклар», «Кышлаучы һәм күчмә кошлар» кебек хәрәкәтчән уеннарда актив катнашкан. «Мондый чаралар бердәм экологик бурычны үстерә: кеше тормышының төп этик законнарын – мәхәббәт, игелек, матурлык, әйләнә-тирә дөньяга гаделлекне аңларга ярдәм итә», – дип билгеләп үтә ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Фирдәвес Латыш. Бәйрәм ахырында балалар үз участокларында җимлекләр элгән һәм канатлы дуслар өчен җим салган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International