ЭкоХабта катнашырга чакырабыз!

2021 елның 12 феврале, җомга

18 нче, 19 нчы февральдә «Мега Казан» сәүдә үзәгендә ЭкоХаб узачак.  Чара Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

Очрашуда сез экология өлкәсендә нинди һөнәрләр барлыгын, заманча экологларның нәрсәләргә таруын һәм аларның эше планетага ни рәвешле ярдәм итүе турында белерсез.

Чарада КДЭУ, КДАТУ, Казан дәүләт аграр университеты, КНИТУ-КАИ, КНИТУ-КХТИ, КИУ, КФУ, КДМУ экология факультетлары вәкилләре катнашачак. 
Алар булачак абитуриентларга укырга керү һәм белем бирү процессындагы шартлар турында сөйләячәк. 

ЭкоХабта шулай ук мастер-класслар узачак, анда экологлар куллана торган приборлар һәм программалар белән танышырга мөмкин булачак. Шул исәптән нәтиҗәле тәҗрибәләрне күрү һәм күп яңалыкларны белү мөмкинлеге дә тудырылачак.

«Мега Казан» менә инде 10 ел  күпсанлы экологик инициативалар үрнәге булып тора. Сәүдә үзәге территориясендә даими рәвештә тематик вебинарлар, мастер-класслар, гражданнарның экологик аңын үстерүгә юнәлтелгән төрле экологик акцияләр үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International