«Мөһим һәм файдалы эш». Кукмара районы укучылары «Кышын кошларны ашатыгыз!» акциясендә катнашкан

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Кышкы чорда кошларга, бигрәк тә яшьрәкләренә азык табуы кыенлаша, алар кыска кышкы көндә тукланырга өлгерми.  Хәтта бик нык суыкта да канатлы дуслар, җитәрлек күләмдә азыгы булган шартта, исән кала ала. Югары Арбаш урта мәктәбе укучылары әлеге кагыйдәне истә тотып, «Кышын кошларны ашатыгыз!» акциясендә катнашкан. Укучылар үзләре кошлар өчен җимлекләр ясаганнар, үз фантазияләрен һәм тырышлыкларын күрсәткәннәр. Укучылар көче белән поликарбонат, пластик торбалар, МДФ такта һәм пластик шешә кебек материаллардан 25 «ашханә» ясалган. Һәр җимлеккә азык сибеп, балалар аларны мәктәп территориясендә элеп чыканнар, бөртекләрне тулыландырып-күзәтеп торырга вәгъдә биргәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International