Нурлат шәһәрендә «Экология һәм энергияне саклау» темасына дәрес үткәрелгән

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

Нәрсә ул парник эффекты, икенчел чимал һәм суны ничек дөрес кулланырга һәм электр энергиясен ничек итеп экономияләргә? Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә хезмәткәрләре, «Татэнергосбыт» АҖ белгечләре белән берлектә, 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен дәрес уздырган.  Дәрес барышында балалар әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә яхшы белемгә ия булуын күрсәткән, калдыкларны аерым җыю кагыйдәләрен искә төшергән. Экологлар, үз чиратында, укучыларны табигый ресурсларны сакларга һәм экономияләргә өндәгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International