Табигатьне бергәләп саклыйк! Минзәлә районында экодәресләр үткән

2020 елның 9 октябре, җомга

Калдыкларны аралап җыю һәм икенчел эшкәртү төшенчәсе белән таныштырганнар, әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш формалаштырылган. ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Хуҗәмәт авылында «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр һәм «Хуҗәмәт урта мәктәбе» укучылары өчен экология дәресе уздырган. Дәрес барышында балалар икенчел эшкәртү нәтиҗәсендә үсемлекләр өчен чүлмәкләр, спорт кирәк-яракларына элгечләр, футболкалар, пластик эскәмияләр һәм шешәләр кебек яңа әйберләр алырга мөмкин икәнлеген белгән, шулай ук табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшергән. Чаралар җанлы үткән, балалар кызыксынып тыңлаган, сораулар биргән, шулай ук экологлар белән якын-тирәдәге урман биләмәләре һәм авылның су объектлары турындагы белемнәре белән дә уртаклашканнар. «Укучыларның экология һәм табигатьне саклау өлкәсендә танып-белү эшчәнлеген активлаштыру, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик культура формалаштыру безнең өстенлекле бурыч булып тора», – дип билгеләде Кама буе территориаль идарәсе белгече Владимир Мозаффаров. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International