Укучылар «кәгазь батлы»нда үзләренең кумиры белән очрашу хокукы өчен көрәшәчәк

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Акция 10 декабрьгә кадәр барлык Россия мәктәпләрендә «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү кысаларында уза. Акциянең инициаторы булып «Илкүләм приоритетлар» АКО тора, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы һәм берничә иҗтимагый һәм волонтерлык оешмалары катнаша.  

#БумБатл нигезендә – тапшырыла торган кәгазь чималының саны буенча ярышу гына түгел, ә социаль челтәрләрдә мәктәп укучыларының кумирлары белән шәхсән аралашу мөмкинлеге өчен челлендж башлап җибәрү дә. Акцияне яшьләр арасында популяр булган Instagram һәм TikTok блогерлары Катя Адушкина, Маша OMG, Софа Купер, Валя Карнавал, Артур Бабич, Маша Горячева һәм Интернетның башка йолдызлары хуплаячак, алар укучылар белән онлайн-очрашулар мөмкинлеге өчен шартлы «кәгазь батл»ында катнашырга әзер булачак.

Катнашу өчен:
1) макулатура җыярга;
2) #БумБатл хештегы белән постны Instagram яки TikTok куярга;
3) кумир аккаунтын билгеләргә;
4) акциянең бумбатл.рф. сайтында катнашуга гариза бирергә кирәк. 

Чара йомгаклары буенча җиңүчеләрнең шорт-листы төзеләчәк, алар өчен яшьләр арасында экология темасына битараф булмаган һәм калдыкларны аерым җыю тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер булган популяр кумирлар белән онлайн-очрашулар оештырылачак. Шулай ук җыелган макулатура саны буенча илнең 10 иң нәтиҗәле мәктәбенең ТОП-10 рейтингы да төзеләчәк. 

Җиңүчеләр оештыручылардан тематик призлар һәм рәхмәт грамоталары алачак, ә катнашучылар #БумБатл Оештыру комитеты исеменнән исемле сертификатлар алачак. Нәтиҗәләр агымдагы елның декабрь ахырына кадәр ясалачак.

«Экология» илкүләм проекты РФ президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маендагы указы белән расланган 12 илкүләм проект арасында. Аның максаты – Россиядә экологик хәлне яхшырту һәм илдә яшәү өчен уңайлы шартлар булдыру. Илкүләм проект буенча эш биш юнәлештә алып барыла: калдыкларны утильләштерү һәм эшкәртү, сулыкларны саклау һәм эчә торган суның сыйфатын яхшырту, һаваның пычрануын киметү, табигатьне һәм хайваннарны яклау, табигатьне саклау буенча иң яхшы технологияләрне кертү. «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру срогы – 2024 елның 31 декабренә кадәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International