Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Казан шәһәренең Идел буе районын экологик тикшерү барышында Отар бистәсенең Көньяк-Сәнәгать урамында законсыз чүплеккә юлыккан.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Югары Ослан районындагы Иннополис территориясендә төзелеш калдыклары ташланган законсыз чүплеккә тап булган.
Бүген Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе 2021 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләренә йомгак ясады. Доклад белән идарә җитәкчесе Радик Нәҗметдинов чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, идарә Казан шәһәре, Лаеш, Югары Ослан, Зеленодольск, Питрәч һәм Биектау районнары территорияләрендә экологик күзәтчелек алып бара.
Казанның Идел буе районындагы Техническая урамында урнашкан Урта Кабан күлендә агып җыелган сулар барлыгы һәм балыклар үлү турында халыктан килгән күпсанлы мөрәҗәгатьләрдән соң Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Балыкчылык буенча федераль агентлыкның Урта Идел территориаль идарәсе вәкилләре белән бергә күл буена килде.
ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, транспорт чараларын токсиклык нормаларын арттырып эксплуатацияләү очракларын ачыклау буенча рейд үткәрде. М7 федераль трассасында «Малиновка» ЮХИДИ посты белгечләре тарафыннан 220 автомобиль тикшерелде, аларның 5се таләпләргә туры килми иде.
Татарстандагы «Чиста һава» махсус операциясе сентябрь азагына кадәр игълан ителде. Чара автотранспорттан чыккан төтен газларындагы пычраткыч матдәләр микъдарының билгеләнгән нормативларын контрольдә тоту һәм аларның атмосфера һавасына тискәре йогынтысын кисәтү максатында үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, гражданнарның Утар поселогындагы Подувалье ермагына күбекле су ташлау очрагы турындагы мөрәҗәгатьләре буенча Үзәк территориаль идарә инспекторлары, лаборатория хезмәткәрләре белән берлектә, табигый су пробаларын алган иде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә гражданнардан Техническая урамы буенча урнаштырылган җитештерү һәм куллану калдыклары турында хәбәр алынган.
Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Утар бистәсендә үткәрелгән рейд барышында төзелеш калдыклары тупланган урынга тап булганнар.
Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Югары Ослан районының Шеланга торак пункты территориясендә биналарны сүтү калдыкларыннан чүплек өеменә тап булган. Санкцияләнмәгән чүплекнең мәйданы – 90 кв. метр, күләме – 15 куб. метр.