Казанның Идел буе районында законсыз рәвештә 300 кв.м киселгән асфальт калдыкларын китереп бушатканнар

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә гражданнардан Техническая урамы буенча урнаштырылган җитештерү һәм куллану калдыклары турында хәбәр алынган. Экологлар әлеге адрес буенча оператив рәвештә урынга чыкканнар, территорияне тикшерү барышында табигать саклау законнарын бозу факты расланган. Асфальт һәм асфальт-бетон кисәкләре, шулай ук иске асфальт катламнарын эшкәртү калдыклары белән 300 кв. метрлы участок өлеше  чүпләнгән, аның күләме – 160 куб.метр.

Хәзерге вакытта экологлар җир кишәрлегенең хокуклы иясе турындагы мәгълүматларны билгеләү өчен, Росреестрның ТР идарәсенә гариза юллаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International