Утар бистәсендә 200 кв. метр мәйданлы чүплек бетерелгән

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Утар бистәсендә үткәрелгән рейд барышында төзелеш калдыклары тупланган урынга тап булганнар. Чүпне рөхсәтсез урнаштыру мәйданы – 200 кв.метр, күләме – 70 куб.метр.

Гаепле затка затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча административ материал төзелгән. Хәзерге вакытта территория тәртипкә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International