Татарстанда «Чиста һава» операциясе уза.

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Татарстандагы «Чиста һава» махсус операциясе сентябрь азагына кадәр игълан ителде. Чара автотранспорттан чыккан төтен газларындагы пычраткыч матдәләр микъдарының билгеләнгән нормативларын контрольдә тоту һәм аларның атмосфера һавасына тискәре йогынтысын кисәтү максатында үткәрелә.

М7 – «Малиновка» ЮХИДИ посты федераль трассасында ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, автомобильләрдән чыккан зарарлы пычраткыч матдә микъдарын тикшергән. Рейд барышында 54 автомобиль тикшерелгән, шуларның 5сендә җитешсезлекләр булуы ачыкланган. Һавага чыгарылган яраксыз газларында пычраткыч матдәләр микъдары нормадан артып киткән автомобильләрне эксплуатацияләгән өчен гаепле затлар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.23 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылган. Штраф суммасы – 500 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International