Утар поселогының Подувалье ермагында алынган пробаларның нәтиҗәсе әзер

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

Исегезгә төшерәбез, гражданнарның Утар поселогындагы Подувалье ермагына күбекле су ташлау очрагы турындагы мөрәҗәгатьләре буенча Үзәк территориаль идарә инспекторлары, лаборатория хезмәткәрләре белән берлектә, табигый су пробаларын алган иде. Агынты суның күләм анализы нәтиҗәләре буенча нитритлар буенча – 4,75 һәм сультатлар буенча 3,62 тапкыр артып китү күрсәткечләре ачыкланган. Шулай ук Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетына торбаның баланс тотучысы турында белешмәләр бирү турында гариза да җибәрелгән. Хокук бозу очрагы өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.13 ст. 4 өлеше буенча административ штраф яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International