Табигать законнарын бозуның 1000 артык очрагы ачыкланган. Үзәк территориаль идарә 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эше турында хисап тотты

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

Бүген Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе 2021 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләренә йомгак ясады. Доклад белән идарә җитәкчесе Радик Нәҗметдинов чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, идарә Казан шәһәре, Лаеш, Югары Ослан, Зеленодольск, Питрәч һәм Биектау районнары территорияләрендә экологик күзәтчелек алып бара.

Агымдагы елның гыйнварыннан Үзәк территориаль идарә белгечләре табигать саклау законнары бозылуның 1000 артык очрагын ачыклаган, 935 административ беркетмә төзелгән. Салынган штрафлар суммасы якынча 6 млн.сум тәшкил итә. 

Атмосфера һавасын саклау өлешендә, 4 автоматик контроль станциясе мәгълүматлары буенча, 600 меңнән артык анализ үткәрелгән.

Территориаль идарә тарафыннан санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау һәм бетерүгә аерым игътибар бирелә. Белгечләр тарафыннан барлыгы 23 324 кв. метр мәйданлы 306 санкцияләнмәгән чүплек һәм чүплек урыны ачыкланган. Идарә җитәкчесе билгеләп үткәнчә, вертолеттан күзәтү һәм тимер юлларга уздырылган комиссия тикшерүләре законсыз чүплекләрне ачыклауның нәтиҗәле ысулы булып тора: «Ел башыннан бирле күзәтчелек барышында территорияләрдә 600дән артык хокук бозу очрагы ачыкланды».

Җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә лицензия килешүе шартларын үтәмәү һәм гомумтаралган файдалы казылмаларны лицензиясез чыгаруның 2 факты ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International