Иннополиста 510 квадрат метрлы чүплек юкка чыгарылган

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Югары Ослан районындагы Иннополис территориясендә төзелеш калдыклары ташланган законсыз чүплеккә тап булган. Пычранган участокның гомуми күләме – 510 квадрат метр, күләме – 62 куб метр.

Хәзерге вакытта Введенский Бистәсе авыл җирлеге көче белән чүплек юкка чыгарылган. Территория санитар-экологик яктан яраклы хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International