Исегезгә төшерәбез, 2019 елның маенда ук ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең «Юбилейная станциясе» торак комплексының төзелеш мәйданчыгында төзелеш калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү очрагына тап булганнар иде. Ул вакытта подрядчы оешмалар 525,5 кв.м мәйданда төзелеш измәсе, металл ватыклары һәм бетон калдыклары ташлануга юл куйган булган. Хокук бозучылар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. һәм 8.7 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары мониторинг барышында Әлмәт районының Тихоновка авылы участогында су объектларын саклау кагыйдәләрен бозу очракларына тап булган.
Министрлык адресына гражданнардан Telegram мессенджеры аша Әлмәт шәһәрендә җитештерү базасы территориясендә торбалар урнаштырылуы турында мөрәҗәгать алынды.
ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чирмешән районын тикшерү барышында лицензия килешүендәге шартларның бозылуын ачыклаган һәм моңа чик куйган.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе белән берлектә автотранспорт чараларында файдаланылган газдан һавага бүленеп чыккан пычрак матдәләр нормасы үтәлешенә күзәтчелек итә.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа районы Күл Черкене авылының төньяк-көнбатыш өлешендә биналарны сүтү һәм таратудан калган калдыклар рөхсәтсез ташланган урын барлыгын ачыклаган.
«Инцидент-менежмент» системасы ярдәмендә Кама яны территориаль идарәсенә гражданнардан Мәләкәс елгасының Казан проспекты урамы буенча урнашкан күпер янында пычрану турында мөрәҗәгать килгән.
Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Азнакай районының Урсай авыл җирлеге территориясендә комны лицензиясез чыгару фактын ачыклаган.
Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары гомумтаралган файдалы казылма – известьташны законсыз чыгару очрагына тап булган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәрендә Җир асты суларыннан лицензиясез файдалануга чик куйган.