Штраф түләмәгән өчен Казан төзелеш фирмалары кабат административ җаваплылыкка тартылган

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның маенда ук ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең «Юбилейная станциясе» торак комплексының төзелеш мәйданчыгында төзелеш калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү очрагына тап булганнар иде. Ул вакытта подрядчы оешмалар 525,5 кв.м мәйданда төзелеш измәсе, металл ватыклары һәм бетон калдыклары ташлануга юл куйган булган. Хокук бозучылар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. һәм 8.7 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган.

«Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 7-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясы нигезендә, хуҗалык һәм (яки) башка эшчәнлек алып барганда калдыклар барлыкка китерә торган юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар, каты коммуналь калдыклардан тыш, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен (НВОС) түләүче булып торалар. Билгеләнгән вакытта НВОС өчен түләнмәгән, шуның өчен ике компания шулай ук Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.11 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылган.

Бүгенге көндә Казан шәһәренең Вахитов районы суды карары белән вакытында штраф түләмәгән төзелеш компанияләре Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.25 ст. «Административ җәза үтәүдән читләшү» буенча административ җаваплылыкка тартылган. Хокук бозучылар 100 мең сум күләмендә штраф түләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International