Яр Чаллы гражданнарының уяулыгы аркасында экологлар хокук бозучының эзенә чыккан

2021 елның 17 сентябре, җомга

«Инцидент-менежмент» системасы ярдәмендә Кама яны территориаль идарәсенә гражданнардан Мәләкәс елгасының Казан проспекты урамы буенча урнашкан күпер янында пычрану турында мөрәҗәгать килгән. Экологлар күрсәтелгән адрес буенча оператив рәвештә барып, территорияне тикшерү барышында табигать саклау законнарын бозу фактын раслаган. Эстакада һәм җылылык үткәрү торбаларын буяу эшләрен башкарганда су объектын сәнәгый буяулар (грунт-эмаль) белән пычратуга юл куелган. Моннан тыш, яр буе саклау полосасында 2 кв.метр мәйданда кара металл савытлар урнаштыру факты да билгеләнгән. Кама яны территориаль идарәсенең Махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре табигый су пробаларын алган, аның нәтиҗәләре нефть продуктлары буенча матдәләрнең 1.2 тапкырга артып китүен күрсәткән.

Әлеге фактлар буенча гаепле затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.13 ст .4 өлеше («Су объектларын саклауга карата таләпләрне бозып, аларның пычрану, чүпләнү һәм (яки) арыгу ихтималлыгына китерү») буенча, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.22 ст. 1 өлеше («Су объектының яр буе саклык полосасыннан, су объектының су саклау зонасыннан хуҗалык һәм башка төр эшчәнлек чикләмәләрен бозып файдалану»)  буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелгән, шулай ук хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә дә бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International