«Чиста һава» акциясе башланганнан бирле Ык буе территориаль идарәсе 400дән артык машинаны тикшергән

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе белән берлектә автотранспорт чараларында файдаланылган газдан һавага бүленеп чыккан пычрак матдәләр нормасы үтәлешенә күзәтчелек итә.

Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре газ анализлаучы җиһазлар ярдәмендә Азнакай районында 30 машинаны тикшергән, шуларның 4се таләпләргә җавап биргән. Транспорт чарасы хуҗалары һава чыгарылган пычратучы матдәләр күләме бозылган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.23 статьясы («Һавага бүленеп чыккан матдәләр күләмен бозган механик транспорт чараларыннан файдалану») буенча административ җаваплылыкка тартылган. Аның нигезендә 500 сум штраф түләтү каралган.

«Чиста һава» акциясе башланганнан бирле Ык буе территориаль идарәсе экологлары 400дән артык машинаны тикшергән, шуларның 41ендә кагыйдә бозу очраклары ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International