Әлмәт шәһәренең җитештерү базасы территориясендә инспекторлар табигать саклау законнарын бозу очракларын ачыклаган

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

Министрлык адресына гражданнардан Telegram мессенджеры аша Әлмәт шәһәрендә җитештерү базасы территориясендә торбалар урнаштырылуы турында мөрәҗәгать алынды. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары квадрокоптер ярдәмендә әлеге кишәрлектә калдыкларны туплау урыннарын ачыклаган. Аннары, территорияне җир кишәрлегенең хуҗасы белән бергә карап чыгу барышында катыргы тартмаларда 200 данә күләмендә яраксызланган люминесцентлы терекөмеш лампаларын, шулай ук туфракка төзелештән калган кирпеч ватыкларын законсыз урнаштыру факты теркәлгән. Ясалма таш белән чүпләү мәйданы – 142 кв.метр. Җир кишәрлегенең хуҗасы – юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. 1 өлеше, 9 өлеше, 10 өлеше буенча беркетмә төзелгән, шулай ук 300 мең сум күләмендә штраф билгеләү турында карар чыгарылган һәм 1 ай вакыт эчендә әлеге җитешсезлекне бетерү турында күрсәтмә бирелгән. Моннан тыш, территориядә файдаланылган автомобиль покрышкалары, бораулау каланчаларын монтажлау, ремонтлау һәм демонтажлау буенча хезмәт күрсәтүче оешма арендаторына караган буш мичкәләр булуы да ачыкланган. Әлеге оешманың вазыйфаи затына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. 1 өлеше, 10 өлеше буенча беркетмә төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International