Буа районында 137 кв.м мәйданлы чүплек бетерелгән

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа районы Күл Черкене авылының төньяк-көнбатыш өлешендә биналарны сүтү һәм таратудан калган калдыклар рөхсәтсез ташланган урын барлыгын ачыклаган. Чүпләнгән территориянең мәйданы – 137 кв.м., күләме – 12 куб.м.

Пычранган урынны бетерү буенча Кильдураз авыл җирлеге башкарма комитеты оператив чаралар күргән. Хәзерге вакытта әлеге территория тиешле санитария-экология халәтенә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International