Чирмешән районында гомумтаралган файдалы казылмалар чыгарганда лицензия шартлары бозылуына чик куелган

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чирмешән районын тикшерү барышында лицензия килешүендәге шартларның бозылуын ачыклаган һәм моңа чик куйган. Тикшерү барышында «Түбән Чыгтай» җир асты байлыклары кишәрлегендә гомумтаралган файдалы казылмалар (известьташ) чыгаручы экскаватор ачыкланган. Әлеге участокта казылма алу эшләрен башкаручы компания җирләрне авыл хуҗалыгы билгеләнешеннән сәнәгать җирләренә күчерүне алдан ук эшләмәгән, бу исә лицензия килешүе шартларын үтәмәү булып тора.

Оешма тарафыннан 8 мең тоннадан артык известьташ алынган, карьерны эшкәртү мәйданы – 4 мең кв.м., җир асты байлыкларын алу тирәнлеге – 2-6 метр.

Гаепле затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 ст. 2 өлеше буенча («Җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядә каралган шартларны бозу») беркетмә төзелгән, аңа 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International