Экологлар Азнакай районында гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз рәвештә чыгаруга чик куйды

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Азнакай районының Урсай авыл җирлеге территориясендә комны лицензиясез чыгару фактын ачыклаган. Экологлар махсус техника чараларын урында тоткарлаган. Гомумтаралган файдалы казылмалар алынган урынның гомуми мәйданы – 150 кв.метр, күләме – 12 куб.метр, җир асты байлыкларын алган урынның тирәнлеге – 1,8 метр.  

Гаепле затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану» 7.3 статьясындагы 1 бүлеге буенча беркетмә төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International