ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа районы Күл Черкене авылының төньяк-көнбатыш өлешендә биналарны сүтү һәм таратудан калган калдыклар рөхсәтсез ташланган урын барлыгын ачыклаган.
«Инцидент-менежмент» системасы ярдәмендә Кама яны территориаль идарәсенә гражданнардан Мәләкәс елгасының Казан проспекты урамы буенча урнашкан күпер янында пычрану турында мөрәҗәгать килгән.
Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Азнакай районының Урсай авыл җирлеге территориясендә комны лицензиясез чыгару фактын ачыклаган.
Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары гомумтаралган файдалы казылма – известьташны законсыз чыгару очрагына тап булган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәрендә Җир асты суларыннан лицензиясез файдалануга чик куйган.
Үзәк территориаль идарә инспекторлары, Лаеш районының «Химик-72» коммерциясез бакчачылык ширкәте территориясе янында биналарны сүтү һәм җимерүдән барлыкка килгән калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру урынын ачыклаган.
Кама аръягы территориаль идарәсенә гражданнардан Түбән Кама районының Каенлык Гривасы торак пунктыннан ерак түгел, җир снаряды эшләү аркасында яр җимерелә, дигән мөрәҗәгать алынган.
ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Яңа Ибрай авылы читендә закон бозу очрагын ачыклаган. Рөхсәтсез калдык ташлау урыны – 120 кв.метр, күләме – 60 куб.м.
Актаныш районы территорияләрен экологик тикшерү барышында Министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Иске Айман авыл җирлегендә җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик таләпләрне үтәмәү очрагына тап булган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Алексеевск районында мониторинг үткәргәндә, Биләр авылындагы элеккеге полигон территориясендә каты көнкүреш калдыкларының санкцияләнмәгән урынга чүплек туплануын ачыклаган.