Чистай районында табигатьне саклау законарын бозуның берничә очрагы ачыкланган

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары һәм Чистай шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре Чистай Выселкасы авылы территориясендә рейд үткәрде. Территорияне тикшерү барышында табигатьне саклау законнарын бозуның берничә очрагы ачыкланды. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсендә мәйданы буенча 200 кв.м һәм күләме буенча 100 куб.м җиткән санкцияләнмәгән чүплек табылды. Моннан тыш, оешма су башнясы куйдырган һәм артезиан скважинасыннан җир асты суларын җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиясе булмаган килеш кулланган.

Күрсәтелгән фактлар «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 7-ФЗ номерлы федераль законны бозу булып санала. Эш материаллары, процессуаль карар кабул итү өчен, Чистай шәһәре прокуратурасына тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International