ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2022 ел
җомга

Осиново бистәсендә яшәүчеләрнең күпсанлы шикаятьләре буенча Үзәк территориаль идарә инспекторлары, ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгы лабораториясе белгечләре, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, пычраткыч матдәләр чыгарып ташлауларның потенциаль чыганакларына якын территорияләргә чыктылар.


25
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Тәтеш районында мониторингы барышында Киртәле авылы чатында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары торак йортлардан рөхсәтсез көнкүреш калдыкларын ташлау урыннарын ачыклады.


23
август, 2022 ел
сишәмбе

22 августта экология министрлыгының күчмә лабораториясе «Салават Күпере» микрорайонында яшәүчеләрнең шикаятьләре буенча яңадан чыкты. Атмосфера һавасы пробаларын сайлап алу төнге вакытта Әлфия Авзалова ур., 9 адресы буенча башкарылды.


19
август, 2022 ел
җомга

Берничә көн дәвамында министрлыкка әлеге микрорайонда начар ис булганлыкка шикаятьләр килде. Ул бигрәк тә кичке һәм төнге вакытта кискен сизелгән. 15 августтакичке вакытта  министрлыкның күчмә лабораториясе, һава пробаларын алу өчен барды.


16
август, 2022 ел
сишәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Каенлы авыл җирлегенең Туба авылы читендә рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын ачыклады. Түбән Кама районын мониторинглау барышында табигать саклау кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы - 6696 кв. м., чүплекнең күләме - 2678 куб. м.


12
август, 2022 ел
җомга

Исегезгә төшерәбез, министрлыкка җирле күлнең алсу төскә буялуы турында шикаять килде. 1 августта Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм экология министрлыгының лаборатория белгечләре Зеленодольск районына бардылар. Территорияне  тикшерү вакытында балыкларның күпләп үлүе  ачыкланмаган, су өслегендә алсу төсмер юк.

Министрлыкның кайнар линиясенә Чүриле авылында яшәүчеләрдән Казансу елгасының бу районда сөт төсенә буялуы турында хәбәр килде. Экологик күзәтчелек лабораториясе хезмәткәрләре белән бергә урынга оператив рәвештә чыгу оештырылды.


11
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының кайнар линиясенә Азнакай шәһәрендә яшәүчеләрдән Кара елгага пычрак су агызу турында мөрәҗәгать килде. Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары һәм лаборатория белгечләре шунда ук урынга барып кайттылар.


10
август, 2022 ел
чәршәмбе

ТР Экология министрлыгының кайнар линиясенә Алексеевск районында санкцияләнмәгән чүплек турында мөрәҗәгать килде. Министрлыкның Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре Сакон авылына барып, төзелеш калдыклары белән пычранган грунтны законсыз рәвештә ташлауны ачыклаган.


8
август, 2022 ел
дүшәмбе

Июнь аеннан сентябрь ахырына кадәр Министрлыкның территориаль идарәләре инспекторлары токсик нормаларыны арттырган транспорт чараларын ачыклау буенча рейдлар үткәрә. Бүгенгә 2953 автомобиль тикшерелгән, шуларның 257 сендә норма арту билгеләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International