Алексеевск районы мониторингы барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Лебедино авылында төзелеш калдыкларын законсыз ташлауны таптылар. Чүплекнең гомуми мәйданы 10 000 кв.м тәшкил иткән.
Лебяжье авыл җирлеге башкарма комитеты адресына хокук бозуларны бетерү кирәклеген кисәтү юнәлтелгән иде.
Хәзерге вакытта җир калдыклардан чистартылган, территория тәртипкә китерелгән.