4 миллион сум – Әлмәттәге законсыз чүплек өчен экологлар санаган беренчел зыян шундый

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Әлмәт шәһәре территориясен тикшерү барышында Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Риза Фәхретдин урамыннан ерак түгел зур габаритлы чүп-чар өемен ачыклаган. 300 кв. метрлы мәйданга билгесез затлар тарафыннан биналарны cүткәндә барлыкка килгән төзелеш калдыклары ташланган - бу кирпечләр, бетон блоклар, агач конструкция калдыклары.

Экологлар тарафыннан туфракка китерелгән зыян исәпләнгән. Башлангыч зыян суммасы 4 млн.сумнан артык тәшкил иткән. Җир кишәрлеге милекчесен билгеләү өчен белгечләр тарафыннан Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә гариза җибәрелгән. Шуннан соң милекчегә  табигатьне бозарга ярамаганлыгы һәм чүплекне бетерү буенча чаралар күрү  кирәклеге турында кисәтү чыгарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International