Экологлар Зеленодольск районында зур чүплекне ачыклаган

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Зеленодольск районында экологик мониторинг барышында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Зеленодольск шәһәрендәге Загородная урамында калдыклар ташлауны ачыклаган.

Җир кишәрлеге милекчесен билгеләү өчен экологлар Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә запрос җибәргән. Ведомство мәгълүматлары буенча, чүплек ачыкланган кишәрлекнең милекчесе - «Серго исемендәге завод» ҖБ» АҖ.

Предприятие федераль экологик күзәтчелекнеке булганга, барлык материаллар да ТР буенча Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә алга таба административ чара күрү өчен җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International