ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Баулы районының Александровка авылында рөхсәтсез калдыклар ташлау турында мөрәҗәгать керде.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары рөхсәтсез көнкүреш һәм төзелеш калдыклары чүплеген таптылар.
ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Росприроднадзор хезмәткәрләре белән берлектә, Казанда һәм якын-тирә районнарда контейнер мәйданчыкларын мониторинглауны дәвам итәләр.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе адресына Азнакай шәһәрендә яшәүчеләрдән шикаять алынды.
Халык белән очрашуны Татарстан районара табигатьне саклау прокуроры Айрат Низамиев һәм Идел-Кама территориаль идарәсе башлыгы Рафис Әхмәтҗанов үткәрде.
Экологлар кушуы буенча Аксубай районы Башкарма комитеты Кече Сөлчә елгасына законсыз чистартылмаган агынты сулар агызылган җир асты торбасын сүтте.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына Әлки районының Алпар авылында рөхсәтсез калдыклар ташлау факты буенча халык мөрәҗәгате керде.
Түбән Кама районы мониторингы барышында Министрлыкның Кама территориаль идарәсе белгечләре Югары Чишмә авылы янындагы чүплекне ачыкладылар. Чүпле участокның гомуми мәйданы 1045 кв.м, күләме - 627 куб м.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына Авиатөзелеш районында яшәүчеләрдән шикаять килде. Казанлылар гараж кооперативы ягыннан төтенгә һәм начар искә зарланган.
Әлмәт районында мониторинг барышында ТР Экология министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары җитештерү базаларының берсендә төзелеш калдыкларын тиешсез урынга урнаштыруны таптылар. Законсыз чүплекнең гомуми мәйданы 75 кв.м.