Экологлар хокук бозучыны кабат тоттылар. Хәзер аңа 42 мең сумлык зыянны капларга туры киләчәк

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

Арча районының уяу кешесеннән ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенә Казан-Малмыж автомобиль юлының 60нчы километрында Югары Буҗа авылы янында сыек калдыкларны законсыз ташлау турында мәгълүмат килде. Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары күрсәтелгән адрес буенча оператив рәвештә  урынга чыктылар  һәм терлекчелек калдыкларын ташлаган  хокук бозучыны тоттылар. Ачыкланганча, сыек калдыкларны законсыз ташлаган КамАЗ йөртүчесе бер ай элек шундый ук хокук бозулар өчен җаваплылыкка тартылган булган. Ул вакытта гаепле тулы күләмдә штраф түләгән. Бу юлы пычранган участокның гомуми мәйданы 130 кв.м тәшкил иткән.  Экологларны хокук бозу урынына Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге хезмәткәрен чакырдылар.

Арча районы җирләрен пычраткан физик затка туфракка китерелгән зыянны капларга туры киләчәк. Китерелгән зыянның алдан саналган суммасы 42 250 сум. Шулай ук ир-атка табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның ярамаганлыгы һәм 60 көн эчендә хокук бозуларны бетерү зарурлыгы турында кисәтү биреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International