Экологлар бензин ташыган юл-транспорт һәлакәте урынына оператив рәвештә чыктылар

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

Түбән Кама шәһәренең «Бердәм дежур диспетчерлык хезмәте» аша Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә Түбән Кама районы Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында авария нәтиҗәсендә нефть продуктлары агу турында хәбәр килде.

Инспекторлар һәм Кама аръягы территориаль идарә лабораториясе белгечләре урынга оператив рәвештә чыктылар. КамАЗ Scania йөртүчесенең 30 куб.м сыйдырышлы цистерналар алып баруы ачыкланган, ниндидер мизгелдә машина юлдан читкә тайпыла һәм әйләнеп каплана. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче зыян күрмәгән, ләкин бензин  юлга агып чыккан. Куркынычсызлык классын билгеләү өчен экологлар пычранган карны тикшерүгә алдылар. Гаеплегә кисәтү чыгарылачак. Әгәр нефть продуктлары җиргә эләксә, белгечләр тарафыннан туфракка китерелгән зыян исәпләнәчәк.

Пычранган участокның мәйданы 80 кв.м тәшкил иткән. Территорияне тикшерү вакытында ягулыкны башка сыешлыкка күчерү эшләре алып барылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International