«Государев Амбар» ҖЧҖ экологлар кисәтүен вакытында үтәде

2022 елның 30 декабре, җомга

Чүпрәле районында «Государев Амбар» ҖЧҖ предприятиесен планлы тикшерү барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары атмосфера һавасын саклау өлкәсендә хокук бозуларны ачыкладылар. Оешкан чыганактан (ашлык киптергечтән) һава пробасын сайлап алганда, рөхсәт ителгән иң чик концентрациядә үлчәүле матдәләрнең 7,2 тапкырга артып китүе ачыкланды.

Экологлар ачыкланган  хокук бозуларны бетерү буенча күрсәтмә бирделәр.

Бүгенге көндә предприятие 17,5 млн.сумлык яңа ашлык киптергеч сатып алган һәм  урнаштырып эшләтеп җибәргән. Экологлар атмосфера һавасын  алу урынына кабат чыктылар. Нәтиҗә шуны күрсәтте: рөхсәт ителгән концентрацияләрнең чиктән тыш артуы ачыкланмаган, шулай ук үлчәнгән матдәләр буенча да рөхсәт ителгән концентрацияләрнең артуы юк .

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International