Экологлар Баулы елгасы янында законсыз төзелгән койманы сүтәргә мәҗбүр иткәннәр

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенә Баулы шәһәрендә яшәүче бер кешедән  Баулы елгасында буа ясап куюы турында мөрәҗәгать алынган. Экологлар урынга чыгып, табигатьне саклау законнарын бозу очрагын раслаганнар. Баулы елгасы ярында сулыкка ирекле керү мөмкинлеген чикләүче койма урнаштырылган, бу РФ Су Кодексының 6 статьясының 6 һәм 8 өлешен һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.12.1 статьясын бозу булып тора.

Җир кишәрлеге милекчесенә 60 көнгә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, су саклау зонасы сулыкка якын килергә теләгән һәркемгә ачык булырга тиеш. 5 метрдан башлап (кечкенә елгалар янында) 20 метр киңлектәге (зур сулыклар янында) су участогы хосусыйлаштырылырга тиеш түгел. Яр буендагы барлык коймалар һәм киртәләр законсыз булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International