Экологлар Казанда зур кар чүплеге таптылар

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы адресына Казанның Авиатөзелеш районы Михаил Миль урамында рөхсәтсез кар ташлау факты буенча гражданнардан мөрәҗәгать керде. Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм лаборатория белгечләре күрсәтелгән адрес буенча  урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында табигатьне саклау кагыйдәләрен бозу факты расланды. Экологлар пычранган кар пробаларын алды. Биотест нәтиҗәләре буенча, пычрак кар куркынычлылыкның 5 классына карый, шулай ук сульфатлар, хлоридлар һәм нефть продуктларының аз күләмдә артуы теркәлә. Пычранган территориянең мәйданы - 156 кв. м., күләме – 96 куб. м.

Җир кишәрлеге милекчесенә карата кар өемен бетерү буенча чаралар күрүнең кирәклеге турында кисәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International