Әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян өчен тәртип бозучыга 70 мең сумга якын күләмдә акча түләргә туры киләчәк

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Әлки районын мониторинглау барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Карга авыл җирлегендә законсыз ком-вак таш катнашмасы чыгару эзләренә төштеләр. Киң таралган законсыз чыгарылган файдалы казылмаларның гомуми күләме 239 куб.м тәшкил итте. Экологлар әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны исәпләп чыгардылар. Зыян күләме – 70 мең сумга якын. Барлык материаллар да, җинаять эше кузгату турында карар кабул итү өчен, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы бүлегенә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International