Экологлар Казанда чираттагы законсыз кар чүплеген ачыкладылар

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Константиновка бистәсендә Амурская урамында  рөхсәтсез кар ташлау турында гражданнар мөрәҗәгате килде. Инспекторлар урынга килеп, 60 кв. м мәйданлы һәм 60 куб.м күләмендә законсыз кар чүплегенә тап булдылар. Экологлар кар пробаларын алдылар. Биотест нәтиҗәләре буенча куркынычлылыкның 5 классы билгеләнде. Анализларда хлорид, нитрат һәм нефть продуктлары буенча рөхсәт ителгән микъдарларның аз булмаган күләмдә артуы күзәтелә.

Совет районы Башкарма комитеты адресына хокук бозуга юл куймау һәм кар чүплеген бетерү өчен чаралар күрү турында кисәтү ясалды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International