Чистай районы мониторингы вакытында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре 86 кв.м. мәйданлы чүплекне ачыклаган. Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары территорияне тикшерү өчен Чистай шәһәренә юнәлделәр. Калдыкларны ташлау факты расланды.
Җир кишәрлеге милекчесен билгеләгәннән соң, экологлар табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозу ярамаганлыгы һәм «Луч» ҖЧҖ адресына 60 көн эчендә хокук бозуны бетерү зарурлыгы турында кисәтү ясадылар.
Бүгенге көнгә чүплек бетерелде. Территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.