Кама аръягы территориаль идарә инспекторлары халыкның уяулыгы аркасында хокук бозучыны оператив рәвештә ачыклаганнар

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Кама аръягы территориаль идарәсенә Түбән Каманың битараф булмаган кешесеннән видео килде. Ул телефон камерасына йөк машинасының  бетон катнашма калдыкларын җиргә ыргытуын төшерә. Хокук бозу бетон завод территориясе янында теркәлгән.

Экологлар урынга оператив рәвештә чыктылар һәм пычрануның гомуми мәйданын исәпләделәр. Ул 63 кв.м тәшкил иткән. Автотранспорт милекчесенең шәхесен ачыклау өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча бүлегенә  запрос җибәрелгән. Хокук бозучыга кисәтү биреләчәк һәм әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян каплатылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International