Экологлар Совет районында зур кар чүплегенә тап булганнар, аның күләме – 740 куб.м. Якынча исәпләүләр буенча бу 37 КАМАЗ кебек

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе адресына гражданнардан Совет районында рөхсәтсез кар ташлау урыны турында мөрәҗәгать алынган. Экологлар Гадел Кутуй урамына төнге рейдка чыкканнар. Биредә, 157Б йорт янында, телефон камерасына инспектор карны законсыз урнаштыру фактын теркәгән. Карны КамАЗлар алып килгән. Законсыз чүплекнең гомуми мәйданы – 617 кв.м., күләме – 740 куб.м.

Көндез Министрлык хезмәткәрләре әлеге урынга кабат чыгып, кардан пробалар алдылар. Биотест нәтиҗәләре буенча куркынычлылыкның 5 классы билгеләнде. Анализларда хлорид, сульфат һәм нефть продуктлары буенча рөхсәт ителгән микъдарларның аз булмаган күләмдә артуы күзәтелә.

Автомобиль хуҗасын билгеләү өчен ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенә гариза юлланды. Гариза нигезендә, «Автодортранс» ҖЧҖ оешмасы милекче булып тора. Бу оешма җитәкчесе адресына кисәтү бирелде. Шулай ук Казан шәһәренең Совет районы администрациясенә дә табигать саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм хокук бозуларны бетерү зарурлыгы турында кисәтү җибәрелде.
Исегезгә төшерәбез, Казанда карны вакытлыча урнаштырып тору өчен махсус урыннар билгеләнгән. Тулырак мәгълүматны  биредә укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International