Азнакай шәһәр прокуратурасы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторларын җәлеп итеп, шәхси эшмәкәр Р.Р. Шәрифуллинны планнан тыш тикшерде.
Казанның 33 нче хәрби шәһәрчеге янындагы Урта Кабан күленә пычрак агынтылар ташлау турындагы мәгълүмат буенча Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм ТР Экология министрлыгы лабораториясе белгечләре урынга чыктылар.
Түбән Кама районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Ильинка авылыннан көнбатыштарак җир асты байлыкларыннан үз белдеге белән файдалану фактын теркәделәр. Урында махсус техника – бульдозерлар һәм йөк төягечләре эшләгән. Алынган комның гомуми мәйданы 3300 кв. м тәшкил итә, күләме 14850 куб. м.
Чистай районы мониторингы барышында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары урамнарны кышкы җыештырудан калган карны Чистай шәһәренең Ржавец елгасының су саклау зонасында рөхсәтсез урнаштыруны ачыклаганнар.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Чаллы халкының «М-Лидер» ҖЧҖ җитештерүеннән кара төтен чыгуга мөрәҗәгать килде.
Арча районында Югары Пошалым авылында пычранган эрегән суларның Пошалым елгасына диффуз агымы табылган. Төньяк территориаль идарә инспекторы Экология министрлыгының экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге белгечләре белән берлектә Пошалым елгасының (диффуз агымнан югарырак һәм түбәнрәк) табигый су үрнәкләрен сайлап алды. Анализ нәтиҗәләре табигый суда диффуз агымнан түбәнрәк түбәндәге пычраткыч матдәләр буенча артыклык күрсәткән: нитритлар буенча 8,5 тапкыр, тимер буенча 5,3 тапкыр, аммоний ионы буенча 2,5 тапкыр, фосфатлар буенча 1,6 тапкыр.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казанның Совет районы Вертелевка елгасын киселгән агачлар белән чүпләү турындагы мәгълүмат буенча урынга чыктылар.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе адресына Азнакай һәм Баулы районнарында яшәүчеләрдән шикаятьләр килде. Азнакай районында яшәүчеләр Актүбә шәһәр тибындагы поселокның Җәлил урамындагы 3нче һәм 5нче йортлар арасындагы начар исләргә зарланды., ә Баулы районы халкы Якты-Күл урамы районында һава сыйфаты буенча сорау белән мөрәҗәгать итте.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәрендә җир кишәрлеген калдыклар белән чүпләү фактын ачыкладылар. Экологлар хокук бозучыга кисәтү биргәннәр. Законсыз складлауга юл куйган хокук бозучыга туфракка китерелгән зыянны ирекле рәвештә каплау турында дәгъва җибәрелә.
Исегезгә төшерәбез, «Салават Күпере» торак комплексында февральдән яңа АСКЗА-5 эшли. 8 меңнән артык үлчәү ясалган, шул исәптән 17-24 март көннәрендә төп пычраткыч матдәләр буенча 2,2 меңнән артык үлчәү. Бу даими мониторинг ноктасында атмосфера һавасында пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән кыйммәтеннән артып китүе теркәлмәгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу чорда метеошартлар җилнең өстенлекле көньяк-көнбатыш юнәлеше белән уңай булган.