Халыкның шикаятьләре буенча экологлар Казансу елгасында су пробаларын алды

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Казан шәһәренең «Atlantis Deluxe» ТК янындагы Казансу елгасына пычрак  су агызу турында кергән мәгълүмат буенча Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм ТР Экология министрлыгы лабораториясе белгечләре урынга чыкты. Табигый су пробалары алынган. Пробаларны анализлау нәтиҗәләре буенча сульфатлар 1,2 тапкыр, тимер 1,8 тапкыр һәм марганец 6,8 тапкыр артып киткән. Исегезгә төшерәбез, элегрәк Министрлык адресына шундый мөрәҗәгатьләр килгән иде инде. Инспекторлар Казан шәһәре Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетына запрос юллаган. Кергән мәгълүматка караганда, әлеге участокта дренаж каналы һәм коммуналь предприятиенең дренаж-насос станциясе урнашкан. Әлеге объект федераль дәүләт экология күзәтчелегенә бирелергә тиеш, шуңа бәйле рәвештә барлык материаллар да чаралар кабул итү өчен Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International