ТР Экология министрлыгы АСКЗА бу атна эчендә Казанда 84 меңнән артык үлчәм башкарган

2023 елның 28 апреле, җомга

21-27 апрельдә Казанда һаваның пычрануын контрольдә тотучы ике автомат станция атмосфера һавасында пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән иң чик күләмнән артуын теркәде. Мәсәлән, Павлюхин урамы, 75 адресы буенча урнашкан станциядә азот оксидының  1,9 тапкыр артуы теркәлгән. Станциядән ерак түгел урнашкан төзелеш мәйданчыгында техниканың эше артылар сәбәбе булып тора. Ә Максимов урамы, 76 адресы буенча урнашкан АСКЗА-3тә җилнең Көньяк юнәлешендә углерод оксидының артуы теркәлгән. Монда автомобиль юлларындагы транспорт агымнары интенсивлыгы артуга сәбәп була ала.

Авиатөзелеш районында атмосфера һавасының сыйфатын мониторинглауга элеккечә аерым игътибар бирелә. Министрлыкның күчмә экологик лабораториясе даими рәвештә «Салават Күпере»  микрорайонына чыга. 21 апрельдән 27 апрельгә кадәр бер атна эчендә атмосфера һавасында пычраткыч матдәләр күләменең артуы теркәлмәгән.

Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе күчмә экологик лабораториясе ярдәмендә атмосфера һавасын тикшерүләр дәвам итә. Әлеге мониторинг «ПЖКХ «ИК» ҖЧҖ эшчәнлеген контрольдә тоту максатларында башкарыла. Атмосфера һавасында пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән күләменнән артып китүе теркәлмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International