Экология министрлыгы инспекторларының оперативлыгы нәтиҗәсендә Буа районында чүплек бетерелде

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары табигатьне саклау кагыйдәләрен бозган өчен Буа районы Татар Буасы авыл җирлеге башкарма комитетына кисәтү бирделәр.

Буа районының Татар Буасы авылындагы Башкарма комитет җирләрендә экологлар гомуми мәйданы 4000 кв.м., күләме 47 куб. м. булган зур чүплек тапканнар. Хәзерге вакытта чүплек оператив рәвештә бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International