Чистай районында яшәүче кеше Ерыклы елгасын пычраткан өчен Экология министрлыгыннан кисәтү алды

2023 елның 2 мае, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Чистай районында Ерыклы елгасына агынты сулар агызу турында мөрәҗәгать килде. ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыктылар.

Территорияне тикшерү барышында Чистай бистәсендә Чапай урамындагы 69 нчы йорт хуҗасының үз йортының су чыгару челтәрләрен авылның дренаж системасына законсыз тоташтыруы ачыкланган, бу табигатьне саклау законнарын, ягъни Россия Федерациясенең Су кодексын бозу булып тора. Моннан тыш, министрлык лабораториясе белгечләре дренаж системасында су үрнәкләрен алдылар, анализлар нәтиҗәләре буенча кайбер матдәләр буенча рөхсәт ителгән концентрацияләр чикләреннән артып китүен ачыкладылар.

Экологлар шәхси йорт хуҗасына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү җибәргәннәр. Ул хокук  бозуны 60 көн эчендә бетерергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International