ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2023 ел
чәршәмбе

Казан шәһәренең «Atlantis Deluxe» ТК янындагы Казансу елгасына пычрак  су агызу турында кергән мәгълүмат буенча Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм ТР Экология министрлыгы лабораториясе белгечләре урынга чыкты.

ТР Экология һәм табигать  ресурслары  министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе вәкилләре белән берлектә Лаеш районында автомобиль юлларының юл яны полосаларының чисталыгын тикшерделәр. Тикшерү барышында рөхсәтсез калдыклар  ташлауның өч урыны ачыкланган. Хәерби  авылында бер һәм Никольский авылында ике чүплек.


2
май, 2023 ел
сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Чистай районында Ерыклы елгасына агынты сулар агызу турында мөрәҗәгать килде. ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыктылар.


28
апрель, 2023 ел
җомга

21-27 апрельдә Казанда һаваның пычрануын контрольдә тотучы ике автомат станция атмосфера һавасында пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән иң чик күләмнән артуын теркәде.


27
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген экология икеайлыгы кысаларында Горький тимер юлының һәм аның янындагы территорияләрнең санитар торышын тикшерү буенча рейд узды.


26
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Үзәк территориаль идарә башлыгы Радик Нәҗметдинов авыл җирлекләре башлыклары һәм Питрәч һәм Биектау районнары предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмәләрдә катнашты. Очрашу барышында каты көнкүреш һәм биологик калдыклар полигоннарын тоту һәм эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


25
апрель, 2023 ел
сишәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә Түбән Кама шәһәр прокуратурасының агынты суларны Инеш елгасына агызу турында мәгълүмат килде.


24
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Санитар-экология икеайлыгы кысаларында Татарстан районнарына тагын бер авиатикшерү уздырдылар. 23 апрельдә рейд барышында Казан шәһәре, Биектау, Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче һәм Питрәч районнары территорияләре каралды. 

Санитар-экология икеайлыгы кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре юл сервисы объектларының санитар-экологик торышын, Нурлат районы территориясендә гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының бүленгән полосасын һәм юл буе полосаларын контрольдә тоту буенча уртак рейд уздырдылар.


20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

14 апрельдән 20 апрельгә кадәр Казан шәһәренең һавасын пычратуга автоматлаштырылган контроль биш станциясенең берсендә пычратучы матдәләрнең иң чик мөмкин булган концентрациясенең артуы теркәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International