Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына рөхсәтсез калдыклар ташлау турында хәбәр килде. Инспекторлар әле кышын гына Торфяная урамында тикшерү белән чыккан булган. Ул вакытта биредә рөхсәтсез ташланган кар өеме теркәлгән. Карның гомуми күләме 3000 куб.м., мәйданы 16650 кв.м тигез була. Ачыкланган факт буенча, җир кишәрлегенә хокукның булу-булмавын ачыклау өчен, ТР буенча дәүләт теркәве, кадастр картография федераль хезмәте идарәсеннән мәгълүматлар соратыла. Совет районы администрациясенә кар пробаларын карау һәм алу буенча хәбәр җибәрелә. Биологик тест нәтиҗәләре буенча, пычранган карда хлорид, сульфат, нефть продуктларының рөхсәт ителгән күләмнән артып китүе ачыкланган. 17 февральдә «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Совет районы администрациясе» муниципаль казна учреждениесенә карата «Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә таләпләрне үтәмәү» Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше буенча беркетмә төзелде. 19 февральдә материал карар кабул итү өчен судка җибәрелде. Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары кабат урынга чыкты. Территоринең калдыклар белән пычрануы ачыкланды. Җир кишәрлеге хуҗасына кисәтү ясалды. Ул табигатьне саклау өлкәсендә закон бозуларны бетерергә тиеш булачак.